35 миллионга якын россияле йөрәк-кан тамырлары авыруларына ия

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына игътибарны җәлеп итү өчен, мәгълүмати кампания старт ала.

2 июньдә Бөтенроссия пациентлар берлеге «#ОзакЯшәрӨчен» (»#ЧтобыЖитьДолго») илкүләм мәгълүмати кампаниясен башлап җибәрә.

Кампаниянең максаты – халыкның йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы, диспансеризация мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру.

Кампания кысаларында, 8-800-500-82-66 номеры буенча кайнар линиясе ачыла.

Иртәгә «Россия сегодня» халыкара мультимедияле матбугат үзәге сайтында, кеше вакытыннан алда үлеп китүдән социаль-икътисади зыян һәм йөрәк-тамыр авыруларыннан вакытында дәваланмаганга хезмәт нәтиҗәлелеген югалту һәм башка сорауларга багышлап, матбугат конференциясе узачак.

Конференцияне http://pressmia.ru/pressclub/20220602/953679809.html сылтамасына кереп тыңларга була.

Бөтенроссия пациентлар берлеге мәгълүмати хезмәтенең Интернет челтәрендәге ресурсларында гражданнар өчен мәгълүмат урнаштырыла. Викториналар, укыту программалары, сораштырулар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International