• 06.08.2018

    СОЦИАЛЬ ПАКЕТ: ХӘЛ ИТӘРГӘ ВАКЫТ!

    Социаль ярдәм күрсәтү, шул санда льготалы рецептлар буенча дару преператларын алу, безнең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән. Мондый ярдәм формасын үзең өчен дөрес сайларга бик мөһим. Үзенең кәефе аерым борчу китермәгән , хроник авырулар көчәймәгән һәм прогрессланмаган чакларда, кеше натураль льготаны акчалата ярдәмгә алыштырырга кызыга башлый. Кешенең хәле начарлангач, авыру озакка сузылган, дәвалау һәм күпсанлы дарулар тәлап итә торган характерга әверелгәч, акчалата компенсациянең җитәрлек түгеллеге ачыклана. Мондый йөк гаилә бюджеты өчен көчтән килмәслек авыр булып чыгарга мөмкин. Әгәр Сез элегрәк акчалата компенсацияне сайлаган булсагыз һәм сайлавыгызның дөрес түгеллегенә инансагыз, Сезгә шуны белергә мөһим: Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын Пенсия фондына тиешле гариза биргәннән соң кире кайтарырга мөмкин. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы Сезгә 2018 елда түләүсез дару ярдәмен алу өчен, шушы елның 1 октябреннән соңга калмыйча, Пенсия фондына социаль хезмәтләр җыелмасын бирүне яңарту турында гариза бирергә киңәш итә. Шушы датадан соң  социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны бер ел дәвамында яңартырга мөмкин булмаячак (Россия Федерациясе законнар җыелмасы белән бу каралмаган). Исегездә тотыгыз: Сезнең сайлавыгызга Сезнең сәламәтлегегез генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге дә бәйле. Карар кабул итәр алдыннан, мәҗбүри рәвештә дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез. 2017 елда түләүсез дарулар алучы гражданнарга Пенсия Фондына гариза бирү кирәклеге юк.
  • 17.09.2018

    Район халкына медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүмәт

              Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен  10 сентябрьдән   16 сентябрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 241 тапкыр чыктылар,  алар 247 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 26 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 10 кеше.           Поликлиника табибларына 2795  пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 629 бала.           10 сентябрьдән  16 сентябрьгә кадәр стационарда   121   авыру  ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 38  пациент. Агымдагы чорда 8 бала дөньяга туган.
  • 10.09.2018

    Район халкына медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүмәт

              Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен  3  сентябрьдән   9 сентябрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 245 тапкыр чыктылар,  алар 253 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 26 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 7 кеше.           Поликлиника табибларына 2449  пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 456 бала.           27 августан  2 сентябрьга кадәр стационарда   114   авыру  ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 31  пациент. Агымдагы чорда 5 бала дөньяга туган.
  • 03.09.2018

    Район халкына медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүмәт

              Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 27 августан  2 сентябрьга кадәр ашыгыч медицина бригадалары 245 тапкыр чыктылар,  алар 250 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 14 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 5кеше.           Поликлиника табибларына 1966 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 422 бала.           27 августан  2 сентябрьга кадәр стационарда   114   авыру  ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 31  пациент. Агымдагы чорда 9 бала дөньяга туган.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Сентябрь 2018 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
      1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Элемтәләр

Телефон:
(85569) 6-14-44, для записи на прием к врачу 6-14-41
Факс:
(85569) 5-13-00
E-Mail:
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования