Баулы хастаханәсендә аеруча куркыныч инфекцияләрне профилактикалау турында искә төшерделәр

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

«Баулы район үзәк хастаханәсе» ДАССУның йогышлы авырулар бүлеге мөдире Гүзәл Сәхәбиева сырхауханәнең, стационарның, табиблык амбулаторияләренең һәм фельдшер-акушерлык пунктларының медицина персоналы өчен укыту семинарын үткәрде. Гүзәл Сәхәбиева аеруча куркыныч инфекцияләрне ачыклау, клиникасы, дифференциаль диагностика һәм дәвалау турында җентекләп сөйләде. 
 
Аеруча куркыныч инфекцияләр белән авыруны ачыклаганда эпидемиягә каршы чаралар үткәрү буенча инструктаж белән эпидемиолог ярдәмчесе, баш шәфкать туташы Гөлназ Галиева чыгыш ясады. 
 
Медицина персоналының барлык сорауларына да җаваплар бирелде. 

"Баулы РҮХ" ДАССУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International