Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 15 июльдәң 22 июльгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 189 тапкыр чыктылар, алар 191 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 8 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 6 кеше.
Поликлиника табибларына 2302 авыру мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 684 бала.
15 июльдәң 21 июльгә кадәр стационарда 114 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 28 пациент. Агымдагы чорда 6 бала дөньяга туган.