Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 20 майдан 26 майга кадәр ашыгыч медицина бригадалары 233 тапкыр чыктылар, алар 240 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 20 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 8 кеше.
Поликлиника табибларына 2445 авыру мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 475 бала.
20 майдан 26 майга кадәр стационарда 149 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 47 пациент. Агымдагы чорда 8 бала дөньяга туган.