Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 17 декабрьдән 23декабрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 200 тапкыр чыктылар, алар 193 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 15 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 7 кеше.
Поликлиника табибларына 2571 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 648 бала.
17 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр стационарда 126 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 39 пациент. Агымдагы чорда 6 бала дөньяга туган.