Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 3 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 242 тапкыр чыктылар, алар 246 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 25 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 10 кеше.
Поликлиника табибларына 2624 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 639 бала.
3 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр стационарда 119 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 24 пациент. Агымдагы чорда 6 бала дөньяга туган.