Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 279 тапкыр чыктылар, алар 271 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 25 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 12 кеше.
Поликлиника табибларына 2643 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 526 бала.
19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр стационарда 120 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 30 пациент. Агымдагы чорда 9 бала дөньяга туган.