Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 12 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 243 тапкыр чыктылар, алар 249 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 22 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 13 кеше.
Поликлиника табибларына 2620 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 494 бала.
12 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр стационарда 110 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 21 пациент. Агымдагы чорда 4 бала дөньяга туган.