Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 29 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 243 тапкыр чыктылар, алар 250 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 18 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 5 кеше.
Поликлиника табибларына 3224 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 606 бала.
29 октябрьдән 04 ноябрьгә кадәр стационарда 139 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 31 пациент. Агымдагы чорда 2 бала дөньяга туган.