Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 27 августан 2 сентябрьга кадәр ашыгыч медицина бригадалары 245 тапкыр чыктылар, алар 250 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 14 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 5кеше.
Поликлиника табибларына 1966 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 422 бала.
27 августан 2 сентябрьга кадәр стационарда 114 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 31 пациент. Агымдагы чорда 9 бала дөньяга туган.