Ашыгыч hәм кичертергесез ярдәм күрсәтү өчен 11 июньнән 17 июньгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 244 тапкыр чыктылар, алар 249 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 21 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 9 кеше.
Поликлиника табибларына 1136 пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән 221 бала.
11 июньнән 17 июньгә кадәр стационарда 109 авыру ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда 43 пациент. Агымдагы чорда 2 бала дөньяга туган.