ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында модульле технология буенча яңа медпункт төзелде. 

Хәзерге вакытта якындагы территорияне төзекләндерү һәм инженерлык челтәрләрен үткәрү эшләре бара. 

ФАП төзелеше физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит оештыру таләпләрен исәпкә алып башкарыла. 

Яңа модульле ФАП авыл халкына башлангыч этапта тиз һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтергә ярдәм итәчәк. 

"Баулы РҮХ" ДАССУ


15
июль, 2022 ел
җомга

«Татнефть» ГАҖ хәйрия фондының откан гранты кысаларында Баулы хастаханәсеннә 8 млн.сумлык эндоскопия кабинеты өчен яңа заманча җиһазлар – видеогастроскоп һәм видеоколоноскоп алынды. 
 
Заманча җиһазлар югары төгәллек белән эндоскопик сурәтне тапшыра, бу төгәл диагностика өчен оптималь ярдәм бирә, шул ук вакытта пациент өчен уңайлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итә. 
 
Исегезгә төшерәбез, өлкән халыкны диспансерлаштыру кысаларында 45 яшьтәге барлык гражданнарга да патологияне иртә ачыклау өчен ашказанының фиброгастроскопиясе үткәрелә.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

6 июльдә Бөтендөнья табиб-кардиологлар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, 7нче Казан клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Зөлфия Ким Татарстанның кардиология хезмәте турында мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюны сылтама буенча карарга була.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Баулы район хастаханәсе хезмәткәрләре гаиләләре белән табигатькә чыктылар. Ел саен, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, медиклар үзләренең кече Сабантуйларына җыела. Чараның оештыручысы – "Баулы РҮХ" ДАССОның профсоюз комитеты.


25
июнь, 2022 ел
шимбә

Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм концерты булды. 

Тантанада катнашучыларга изге теләкләр һәм котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе Данияр Бакиров һәм баш табиб Глеб Алексеев мөрәҗәгать иттеләр. 

Район халкына медицина ярдәме күрсәтүдә озак еллар намуслы хезмәте һәм югары профессионализмы өчен үзәк хастаханә хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

РФ Сәламәтлек саклау профсоюз хезмәткәрләре Татарстан Республика оешмасына "COVID-19 пандемиясе белән көрәштә казанышлары өчен" медален профсоюз комитеты рәисе Л.Х. Гайсина тапшырды.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Баулы РҮХнең Потапово-Тымбарлы фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» мили проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. 
 
Бүгенге көндә модуль монтажланган, тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, электр-су белән тәэмин итү эшләре алып барыла. 
 
Потапово-Тымбарлы ФАПы 2 торак пунктка хезмәт күрсәтә – Потапово-Тумбарлы һәм Галкино авылларына. Гомуми халык саны 568 кеше, шул исәптән 18 яшькә кадәрге 109 бала, 157 кеше пенсия яшендә. 
 
Авыл халкы яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылуын зур түземсезлек белән көтәләр. 
 
"Баулы РҮХ" ДАССУ


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына игътибарны җәлеп итү өчен, мәгълүмати кампания старт ала.

2 июньдә Бөтенроссия пациентлар берлеге «#ОзакЯшәрӨчен» (»#ЧтобыЖитьДолго») илкүләм мәгълүмати кампаниясен башлап җибәрә.

Кампаниянең максаты – халыкның йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы, диспансеризация мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру.

Кампания кысаларында, 8-800-500-82-66 номеры буенча кайнар линиясе ачыла.

Иртәгә «Россия сегодня» халыкара мультимедияле матбугат үзәге сайтында, кеше вакытыннан алда үлеп китүдән социаль-икътисади зыян һәм йөрәк-тамыр авыруларыннан вакытында дәваланмаганга хезмәт нәтиҗәлелеген югалту һәм башка сорауларга багышлап, матбугат конференциясе узачак.

Конференцияне http://pressmia.ru/pressclub/20220602/953679809.html сылтамасына кереп тыңларга була.

Бөтенроссия пациентлар берлеге мәгълүмати хезмәтенең Интернет челтәрендәге ресурсларында гражданнар өчен мәгълүмат урнаштырыла. Викториналар, укыту программалары, сораштырулар үткәрелә.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Баулы хастаханәсенә Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гузаиров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина килеп киттеләр. 

Алар һәм район үзәк хастаханәнең баш табибы Глеб Алексеев һәм әкияти персонажы педиатрия бүлегенең кечкенә пациентларын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. 
 
"Баулы РҮХ" ДАССУ


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

«Баулы район үзәк хастаханәсе» ДАССУның йогышлы авырулар бүлеге мөдире Гүзәл Сәхәбиева сырхауханәнең, стационарның, табиблык амбулаторияләренең һәм фельдшер-акушерлык пунктларының медицина персоналы өчен укыту семинарын үткәрде. Гүзәл Сәхәбиева аеруча куркыныч инфекцияләрне ачыклау, клиникасы, дифференциаль диагностика һәм дәвалау турында җентекләп сөйләде. 
 
Аеруча куркыныч инфекцияләр белән авыруны ачыклаганда эпидемиягә каршы чаралар үткәрү буенча инструктаж белән эпидемиолог ярдәмчесе, баш шәфкать туташы Гөлназ Галиева чыгыш ясады. 
 
Медицина персоналының барлык сорауларына да җаваплар бирелде. 

"Баулы РҮХ" ДАССУ


27
май, 2022 ел
җомга

Баулы район үзәк хастаханәсе базасында рентген мультиспираль компьютер томографиясенең күчмә комплексы урнаштырылды.

 Мондый мобиль комплексы булган БАРСМЕД медицина үзәге халыкка хезмәт күрсәтү өчен республика районнарына бара.
 
Теләгән кеше баш мие, күкрәк читлеге органнарын, корсак куышлыгы рентген-компьютер томографиясе, онкологик скринингны уза ала. 
 
11 майдан Баулы районында яшәүче 110 кеше тикшерү узды. Кабул итү эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International